Программада биш юнәлеш буенча дәресләр уздырылачак
Казанда шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортларында мәгълүмати эшчәнлек белән шөгыльләнгән 16 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге студентлар өчен «Агым» белем бирү программасы эшли башлый. Катнашучыларны лекцияләр, мастер-класслар һәм практика көтә.
Программа биш юнәлеш буенча дәресләр үткәрүне күздә тота: текстлар, фотографияләр, график дизайн, пиар һәм SMM белән эшләү. Уку бер ай дәвам итәчәк, бу вакыт эчендә катнашучыларга спикерлар белән 40 дәрес һәм остазлар белән 20 дәрес үткәреләчәк.
Экспертлар арасында Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы каршындагы Креатив индустрияләр мәктәбе укытучысы Елена Наумова, креатив агентлыкларның берсенә нигез салучы Арина Судакова, интернет-журналның шеф-мөхәррире Анастасия Тонконог, маркетинг буенча менеджер Екатерина Булыгина һәм башкалар булачак.
Гаризалар 13 октябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр иттеләр балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәтендә.