В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикер буларак психолог һәм КФУ укытучысы чыгыш ясачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Бу пәнҗешәмбе, 14 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә шагыйрә Анна Ахматованың иҗаты һәм шәхесе турында фикер алышачаклар. Чара «Шигърият психологиясе» циклы кысаларында узачак.
Кичәдә катнашучыларга, авыр язмышына карамастан, Көмеш гасырның башка шагыйрьләреннән күбрәк яшәргә мөмкинлек биргән хатын-кыз характер үзенчәлекләре ничек формалашканлыгы турында сөйләячәкләр. Оештыручылар фикеренчә, Анна Ахматова талантлы шагыйрә генә түгел, ә көчле ихтыяр һәм тормышка мәхәббәт символы да булган.
Кунаклар белән психолог, эзләнүче һәм КФУ укытучысы Лилия Шәяхмәтова сөйләшәчәк. Катнашу өчен теркәлү кирәк.
Чара 14 нче декабрьдә 18:30 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча башлана.