Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2025, 09:02

«Хайваннар — Бөек Ватан сугышы геройлары» иҗади мастер-классы һәм күргәзмәсе: 23 февральдә Казан зооботаника бакчасында нәрсә карарга

Чараларга керү ирекле

Иртәгә, 23 февральдә, Казан зооботаника бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узачак. Теләге булганнар «Хайваннар — Бөек Ватан сугышы геройлары» иҗади мастер-классын һәм күргәзмәсен карый ала.

11:00 сәгатьтә «Замбези елгасы» территориясендә «Приматы» күшәгендә балалар өчен иҗади мастер-класс узачак.

Моннан тыш, бу көнне «Хайваннар – Бөек Ватан сугышы геройлары» ХХІ анималистик скульптура форумында катнашучылар эшләре белән күргәзмә ачылачак. Үз эшләрен Казан сәнгать мәктәпләре укучылары җибәргән. Экспонатлар арасында су үгезе Красавицаны (Гүзәлне), дөя Яшкуны, доберман Ледины һәм башка хайваннарны күрергә була. Күргәзмә «Жираф» күшәгендә урнашачак.

Килүчеләрне Һади Такташ урамындагы 120 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Киңлек территориясенә керү билет буенча булачак, ә чаралар үзләре бушлай, дип хәбәр итә Зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар