Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2019, 17:12

Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале лауреатларын бүләкләделәр

Быел фестивальдә Казанның югары уку йортларыннан 12 меңнән артык студент катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Кичә Ленин исемендәге мәдәният сараенда студентларның төп бәйрәмнәренең берсе булды. Сәхнәдә конкурс сайлап алуларын узган иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. Бу кичтә шулай ук югары уку йортлары арасындагы конкурс лауреатларын – уку йортларының кече һәм зур төркемнәрендә платин өчлеген, шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» махсус номинациясендә призга ия булучыларны атадылар.

Быел фестивальдә Казанның югары уку йортларыннан 12 меңнән артык студент катнашты, ә тамашачылар саны 40 меңнән артып китте. Беренче курс студентлары җиңү өчен 5 юнәлештә көрәште: музыкаль, бию, театр, оригиналь жанрда һәм журналистикада. Быел махсус номинацияләр – «ТАССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер», шулай ук тамашачылар симпатиясе призы - «Тамашачылар мәхәббәте» кертелгән иде.

Кече төркемдә ТИСБИ идарә университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан кооператив институты коллективлары бүләкләнде. Зур төркемдә платин өчлегенә Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты керде. Югары уку йортлары коллективларына бүләкләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов тапшырды. Концерт вакытында барган онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте» исемен 475 тавыш җыйган Казан дәхләт энергетика университетының «Сдвиг по фазе» СТЭМы алды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров һәм башкалар бар иде.

Барлык яңалыклар