Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2020, 17:50

Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме Ландшафт архитектурасы-2020 XI Россия милли премиясенең ике номинациясендә җиңде

Команда «Елның иң яхшы компаниясе» исемен алды, ә Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданны төзекләндерү проекты көмеш призер булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме Ландшафт архитектурасы-2020 XI Россия милли премиясенең төрле номинацияләрендә ике призлы урынга ия булды. Җиңүчеләрне бүләкләү кичә онлайн режимда узды. Казан командасы «Елның иң яхшы компаниясе» номинациясендә алтын диплом алды, ә Юдинода урнашкан Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданны төзекләндерү проекты «1 гектардан артык мәйданда торак мохитне комплекслы төзекләндерү буенча иң яхшы гамәлгә ашырылган объект» номинациясендә көмеш дипломга ия булды.

Премияне алуга конкурста Россиянең төрле шәһәрләреннән быел гамәлгә ашырылган проектлар каралды, дип сөйләде Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем архитекторы Эльвира Әмирханова. «Быел башкарылган проектлар арасында, бүләкләүгә лаек булган Тимерьюлчылар мәдәният сарае янындагы сквердан тыш, Авангард урамындагы сквер, Дубрава урман-паркының керү төркеме, Сәет Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы сквер һәм Комсомол күле янындагы территорияне төзекләндерү бар», - дип сөйләде Э.Әмирханова.

Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме - шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе структурасында стратегик планлаштыруның архитектура бүлеге, төркем җитәкчесе - шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. Бүген командада 12 профессиональ белгеч эшли.

2008 елдан иҗади төркем 50-дән артык проект эшләде, бүгенгә шуларның 20-дән артыгы тормышка ашырылды.

«Безнең һәр проект - зур күләмле аналитик эш һәм табигать белән архитектура гармониясен эзләү. Безгә территорияләрнең гамәлдәге экосистемасын саклап калу һәм халыкка үзләре яши торган урынның нинди булуын күрсәтү мөһим, - дип билгелиләр төркем хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә. - Без иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү белән генә шөгыльләнмибез, шәһәрне стратегик планлаштыру мәсьәләләре белән дә эшлибез, проектлауга керешкәндә үк катнаш өлкәләр белгечләрен - экологларны, социологларны, культурологларны, антропологларны җәлеп итәбез».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясе ландшафт архитектурасы, бакча-парк сәнгате, ландшафт төзелеше, төзекләндерү һәм яшелләндерү өлкәсендә милли әһәмияткә ия югары һөнәри бүләк статусына ия.

Барлык яңалыклар