Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2018, 13:57

Шанхай туроператорларына “Кызыл маршрут” һәм Казанның “China friendly” программасын тәкъдим иттеләр

Казанның кытай туристларын кабул итәргә әзерлеге турында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Регина Нурулина). Кытай туристларына “Кызыл маршрутның” Казан этабы ничек тәэсир итүе һәм кытайлыларның кунакка килүенә шәһәрнең ничек үзгәрүе хакында Шанхайның әйдәп баручы туроператорларына Казан делегациясе вәкилләре сөйләде.

“Күренгәнчә, безнең туристлар агымы 100% арткан. Россия – безнең өчен бик кызыклы юнәлеш. Сезне бүген биредә күрергә шатбыз. Казан – борынгы шәһәр, мин ышанам, безнең туристлар анда бик теләп барачак”, - дип сәламләде кунакларны Шанхайның Туризм идарәсе җитәкчесе урынбасары Джан Ци әфәнде һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен билгеләп үтте.

Казанның Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова Татарстан башкаласының туристик потенциалы хакында, шәһәр һәм транспорт инфраструктурасы хакында сөйләде, шәһәрнең бай мәдәни мирасын, мәгариф, спорт, дөньякүләм чаралар үткәрү өлкәсендә казанышларын билгеләп үтте.

Презентация барышында ул “China friendly” программасына аерым тукталды. Шәһәрдә кытай телендә навигацияле, Union pay кредит карталары белән түләү мөмкинлеге булган һәм Кытай телеканналарын карап, Кытай ризыгын ашап булган кунакханәләр бар. Казан федераль университеты нигезендә Конфуций институтында кытай телен белгән гидлар әзерләнә.

Кытай туристлары өчен махсус әзерләнгән “Time to visit Kazan” туристик маршрутын тәкъдим иттеләр. Ул үз эченә Владимир Ленин белән бәйле урыннарда булуны, традицион татар ашларын әзерләү буенча мастер-классларны, Идел елгасы буенча сәяхәт итүне ала.

Дарья Санникова сүзләре буенча, 2017 елда Казанда 8757 Кытай туристы булган. “Кызыл маршрут” та Кытай туристлары артуына йогынты ясый. Ул Россиянең “өч башкаласы” һәм В.И.Ленинның туган шәһәре буенча (Мәскәү – Ульяновск – Казан – Санкт-Петербург) сигез көнлек гранд-тур тәкъдим итә.

Бу маршрут туроператорларда зур кызыксыну уятты.

Очрашу азагында Дарья Санникова туроператорларны мәгълүмати турга Казанга чакырды: “Бу сезнең өчен бик зур тәҗрибә булачак, ә безгә Казан белән Шанхай арасында мөнәсәбәтләрне үстерү өчен перспективалар бүләк итәчәк”.

Делегация планнарында – Казанның туристик потенциалын Ханчжоу һәм Иу шәһәрләрендә тәкъдим итү.

Барлык яңалыклар