В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәртәбәле кунаклар олимпия чемпионнары Сергей Шепелев һәм Владимир Мышкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). 17 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Казанда «Дуслык кубогы» бөтенроссия хоккей турниры узачак. Турнирның мәртәбәле кунаклары олимпия чемпионнары Сергей Шепелев һәм Владимир Мышкин, шулай ук танылган совет хоккейчысы Ирек Гыймаев булачак.
Бүген ике иптәшләрчә матч узачак. 12:00 сәгатьтә Раифа монастыре янындагы бозга руханилар җыелмасы һәм Төнге хоккей лигасы җыелма командасы чыгачак. Ә кич белән, 18:30 сәгатьтә, Яшел Үзәндә «Ледокол» боз спорт сараенда «Ак Барс» хоккей клубы ветераннары һәм Яшел Үзән районы җыелма командалары очраша.
Рәсми матчлар 18 нче февральдә башлана – 8:45 сәгатьтә Спорт сараенда һәм 9:00 сәгатьтә «Триумф»та. Турнирны ачу 15:45 тә Спорт сараенда планлаштырылган. Ачылыш матчында 16:15 тә Казанның «Добрыня» һәм «Миллениум» командалары катнашачак, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.
Ачылу матчында 16:15 сәгатьтә Казанның «Добрыня» һәм «Миллениум» командалары катнашачак, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте. Ачык һавада көрәш ел саен үткәрелә торган «Студеный лед» чарасы кысаларында узачак.
«Дуслык кубогы» турниры тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Тамашачылар өчен шоу-программа оештырылачак. Иң яшь җанатарларны күңелле конкурслар, уеннар һәм башка күңел ачулар көтә.
Турнирның тулырак җәдвәле белән сылтама буенча танышырга була.
Турнирның инициаторлары Казан епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте.