В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Казан, Чаллы һәм Ижау командалары катнашачак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 10-нчы декабрьдә Казанда коляскаларда баскетбол буенча ачык турнир узачак. Ярышлар Халыкара инвалидлар ункөнлегенә багышланган.
Спорт уеннарында Казан, Чаллы һәм Ижау командалары катнаша. Турнирны ачу 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Ярышлар «Тулпар» спорт комплексы базасында узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның «Барс канатлары» клубы коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда җиңү яулады. Ярышлар Болгариядә узды.