Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2019, 17:24

Төрекмән ишегалды, WorldSkills һәм көрәш - Казанда Сабантуй бәйрәме узды

Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов, Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда татарларның төп милли бәйрәме Сабантуйны билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең төп мәйданчыкларының берсе, традиция буенча, Мирный бистәсендәге Каенлык булды, аның сәхнәсендә зур күләмле театральләштерелгән тамаша узды. Бәйрәм кунаклары республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән якыннанрак таныша, татар ашларыннан авыз итә, төрле бәйгеләрдә, уеннарда һәм спорт ярышларында катнаша, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары концертын карый алдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төрекмәнстан делегациясе әгъзалары бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Көн эссе булуга карамастан, бәйрәмгә бик күп кеше һәм шәһәр кунаклары җыелган иде. Аларны җыр-биюләр белән каршы алдылар. Бәйрәм кунаклары Татарстан Республикасының 11 муниципаль районы тәкъдим иткән милли ишегалларында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныша һәм республиканың төрле почмакларының нәрсә белән данлыклы булуын күрә алдылар. Шулай итеп, Алексеевск районы ишегалдында шәһәрлеләрне кыңгырау чыңнары белән каршы алдылар. Биредә бәйрәм кунаклары мунча себеркеләре бәйләргә өйрәнә алдылар, рус халык җырларын тыңладылар, ә балалар һәм аларның әти-әниләре Йосыф кушаматлы дустанә ат белән бик теләп таныштылар.

Балык Бистәсе районы ишегалдында быел тере балык йөзеп йөргән күл оештырылды. Ә Кукмарада яшәүчеләр традиция буенча Сабантуйга данлыклы Кукмара итекләре һәм җирле тегү фабрикасы эшләнмәләре алып килгән.

Быел традицион милли ишегалларыннан тыш Каенлыкта Төрекмәнстан мәйданчыгы да оештырылган иде. Шәһәрлеләр бу илнең мәдәнияте белән таныша, төрекмән музыкасын тыңлый һәм милли костюмнарын күрә алдылар. «Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанны күпьеллык хезмәттәшлек, тел бергәлеге, мәдәни традицияләр, ышаныч һәм үзара аңлашуның югары дәрәҗәдә булуы берләштерә», – дип билгеләп үтте ахырда, кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмгә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын килде, алар кунакларны бик теләп сәламләделәр һәм алар белән фотога төштеләр.

Ярминкә чатырларында казанлылар төрле тәм-томнар, сувенирлар һәм башка әйберләр сатып ала алдылар. Сүз уңаеннан, бәйрәм мәйданчыгында үз продукцияләрен эшмәкәрләребез дә сата алды.

Спорт ярышлары Сабантуйның мөһим өлеше булып торды. Балалар эстафетада көч сынашкан, капчык киеп сикергән һәм башка традицион конкурсларда катнашкан арада, өлкәннәр көрәш буенча осталыкларын күрсәттеләр. Традиция буенча иң көчле батырга бүләккә тәкә бирелде.

«Без Татарстанда Сабантуйны ничек үткәрүләре турында бик күп ишеттек, үзебезнең дә килеп карыйсыбыз килде – дип сөйләде Чуашстаннан ялларга килгән Светлана. - Бәйрәмдә кешеләр шулкадәр күп булыр дип уйламаган да идек».

Бу вакытта мәйданда татар эстрадасы йолдызлары һәм иҗат коллективлары чыгышларын тыңларга, шулай ук театральләштерелгән прологны күрергә мөмкин иде. Тамаша хезмәт кешеләренә багышланган күренеш белән башланып китте, ә мәйданга чыгучылар арасында дөнья чемпионатына әзерләнүче WorldSkills хәрәкәтендә катнашучылар да бар иде. Матур бию башкарган артистлар тамашачыларга хезмәт кешесенең ил тарихында һәрвакыт мактаулы урын алуын искә төшерде.

Тамаша чәчү күренеше белән дәвам итте. Матур ак ат беренче буразнаны «салды», авыл хезмәтчәннәре басуга чәчү чәчте, һәм менә инде тамашачылар кайгыртучан куллар белән эшкәртелгән чәчүлекләрдә уҗымнарның ничек калкып чыгуын күрделәр.

Тамашада милли бәйрәм символы – ат чабышларыннан башка да булмады. Җитез җайдаклар кызларның йөрәкләрен яуларга тырыштылар, чөнки барысыннан да кыюрак һәм көчлерәк булган кеше Сабантуй сөлгесен бүләк итеп алачак. Татар остабикәләре үз сөлгеләрен алтын җеп белән чигеп, соңыннан үзләренә ошаган җайдакларга бүләк итәләр.

Ахыргы күренештә шөһрәт һәм дан бәйрәме Сабантуйга бер-берсен чәчү тәмамлануы белән котлау өчен барлык өлкәләрдән һәм илләрдән кунаклар җыелды.

Тамашадан соң шәһәр халкын бәйрәм белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Сабантуй - игенчеләр бәйрәме. Аларның хезмәте - республикабыз иминлегенең һәм чәчәк атуының нигезе. Ул Россия халыкларының бай мәдәни палитрасында ачык чагылыш тапты, аны саклау турында Россия Президенты Владимир Путин кайгырта», - диде Р.Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга дәүләт башлыгы сәламләвен укыды. «Сезне чын күңелдән Сабантуй - сабан бәйрәме белән котлыйм. Гасырлар тирәнлегеннән килгән бу борынгы бәйрәм иҗади хезмәткә хөрмәтне гәүдәләндерә, безнең мәдәни кодның, бай тарихи рухи мирасыбызның мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт йөзеннән, аны Россиянең күп кенә төбәкләрендә төрле милләт вәкилләре яратып һәм зурлап билгеләп үтә. Татарстанда - тантана үзәгендә - бүген шатлык, ачык күңеллелек, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрә. Сабантуйның бай һәм төрле программасында барысы да күңеленә хуш килгән шөгыль табарлар дип ышанам», – диелә В.Путин сәламләвендә.

Котлауларга Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов та кушылды. «Сабантуй татар халкының визит карточкасы булу белән беррәттән күптән милләтара күренеш, гомумроссия вакыйгасына әверелде, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген, бәйрәм өчен махсус билгеләнгәндәй бу матур җәйге көндә, сезгә яхшы кәеф телим. Сабантуй һәр йортка мәхәббәт, шатлык, иминлек алып килсен!».

Бәйрәм Төрекмәнстан сәнгать осталары чыгышы һәм Казанга махсус программа белән килгән, шул исәптән татар телендә җыр башкарган «Турецкий хоры» чыгышы белән дәвам итте.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Сабантуйны шәһәрнең берничә мәйданчыгында билгеләп үтәләр: Мирный бистәсеннән тыш бәйрәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле урман-парк зонасында узды. Сабантуй бүген Казан ипподромында узачак ат спорты бәйрәме һәм ат чабышлары белән тәмамланачак.

Фоторепортаж
Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй, 23.06.2019
Видеорепортаж
23.06.2019 16:36
Казанда Сабантуйны бәйрәм иттеләр
Барлык яңалыклар