Идел буеның туристлар арасында иң популяр шәһәрләре бишлегенә Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Уфа керде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казан Идел буе федераль округының туристлар арасында 2018 елның иң популяр шәһәре булды. Идел буеның туристлар арасында иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Уфа керде.
Tvil.ru мәгълүматлары буенча, иң арзан торак Саратовта булган, иң кыйбатлысы – Казанда. Казанда гаилә белән бер тәүлек тору туристларга уртача 2 мең 530 сумга төшкән (туристлар шәһәрдә 3 көн торган), Түбән Новгородта – 2 мең 150 сум (2 төн), Самарада – 2 мең 410 сум (2,5 төн), Саратовта – 1 мең 740 сум (1,5 төн), Уфада – 1 мең 760 сум (1,5 төн).