Быел туристларның ким дигәндә 7%-ка артуы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Алинә Бережная). Татарстанда туристлык сезоны 1-нче майда ачыла, быел туристлар саны ким дигәндә 7%-ка артачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
Спикер сүзләренчә, Татарстан белән кызыксыну елдан-ел арта бара, туристлар агымы артуы туры авиарейслар ачарга этәргеч бирә. Әйтик, бүген үк инде Казанны илнең 25-тән артык шәһәре белән турыдан-туры рейслар бәйли. «География бик киң - Барнаул, Ярославль, Самара, Пермь, Томск, Калининград һәм башка шәһәрләр. Без Россия халкының күпчелегенең әлеге авиарейслардан файдаланачагына һәм Казанны күрү, милли ризыклардан авыз итү өчен безгә килүенә ышанабыз», - диде С.Иванов.
Май бәйрәмнәрендә Казанда күп санлы туристларны көтәләр. Кунаклар, уртача алганда, ТР башкаласында 2-дән 4 көнгә кадәр ял итәчәк, бу чорда кунакханәләрнең тулылыгы 80%-тан артыкны тәшкил итә, дип билгеләп үтте С.Иванов.
Май бәйрәмнәренең Казанда ничек узуы турында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
Татарстан мәдәнияте белән Казан кунаклары «Туган авылым» комплексында таныша алачаклар, анда 1-нче майдан алып 4-нче майга кадәр һәм 10-нчы майдан 11-нче майга кадәр 18.00 һәм 20.30 сәгатьтә биюләр, җырлар һәм мәзәкләр белән интерактив театральләштерелгән тамаша узачак.
Шулай ук Иске Татар бистәсендә милли колоритлар белән дә танышырга мөмкин булачак. Биредә «Татар утары» ресторанының җәйге террасасында май бәйрәмнәре дәвамында баянчы уйнаячак һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак. Артистлар композицияләрне татар, рус һәм инглиз телләрендә башкарачак.
Казан паркларында һәм скверларында киң программа әзерләнгән, дип билгеләп үтте Д.Санникова. Шулай итеп, 3-нче май көнне 18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Сүзләр һәм музыка» шигъриятне популярлаштыруга юнәлдерелгән баттл-проектының беренче этабы узачак. «Ачык мәйданчыкка шигырь укучылар һәм диджейлар киләчәк, алар милли әсәр уйлап табачак. Жюри әгъзалары - Эльмира Кәлимуллина һәм Альбина Сәфәрова», - диде Д.Санникова. 4-нче майда Горки-Әмәт урманында «Иҗтимагый бакча» экологик проекты старт ала, анда барлык теләүчеләр үз үсентеләрен утырта алачак.
4-нче һәм 5-нче майда Бауман урамында узачак пасха ярминкәсе масштаблы проектларның берсе булачак. Биредә бәйрәм символикасына төрелгән һәм декорацияләр белән бизәлгән сәүдә рәтләре җәелдереләчәк. Ярминкәдә җирле фермерлар, икмәк пешерүчеләр һәм сыр җитештерүчеләр продукциясе, Татарстан һөнәрчеләреннән сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә Казан рестораннары һәм кафелары катнашачак. Кунаклар продукцияне татып кына калмыйча, төрле ризыклар әзерләү буенча күп санлы мастер-классларда да катнаша алачак.
Ярминкәдә музыкаль һәм фольклор коллективларының чыгышлары, рәсем конкурслары, кулич әзерләү һәм пасха йомыркаларын буяу буенча мастер-класслар, призлар уйнату планлаштырылган. Биредә үк балалар өчен күңел ачу зонасы оештырылачак.
Җиңү көнен бәйрәм итүгә зур программа әзерләнгән. 5-нче майда Горки-Әмәт урманында ел саен үткәрелә торган «Җиңү музыкасы» фестивале узачак, аның сәхнәсендә 20-дән атык тынлы инструменталь музыка коллективлары чыгыш ясаячак.
8-нче майда Кремль яр буенда «Без хәтерлибез» флешмобы узачак, ә 9-нчы майда яр буена килүчеләр Җиңү көнен концерт программасы, кыр кухнясы белән билгеләп үтәчәкләр. Биредә үк бәйрәм кунакларын викториналар һәм конкурслар көтә.
Май бәйрәмнәрендә кунаклар һәм шәһәр халкы «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгыннан шәһәр күренешләрен карый ала, шулай ук республика сулыкларыннан - Кабан күле һәм Казансу елгасы буйлап навигация 1-нче майдан ачыла, дип билгеләп үтте Д.Санникова.
Казан Кремлендә дә бай мәдәни программа әзерләнгән. «Май һәм җәйге көннәр – туристлык индустриясенә зур йөкләнеш, бу чорда без туристлар Татарстан тарихына тирәнрәк кереп китә алсын өчен махсус программалар әзерлибез», - дип билгеләп үтте «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева.
Мәсәлән, май бәйрәмнәрендә Казан кремлендә интерактив программа эшли башлаячак, ул кунакларны Казан тарихы белән таныштырачак.
Казан кремлендә реклама баннерлары да үзгәрәчәк. 9-нчы майга реклама афишалары татар рәссамы Харис Якуповның фронт көндәлеге белән алыштырылачак. «Әлеге проект халыкка да, шәһәр кунакларына да бик кызыклы булыр, дип өметләнәбез», – дип йомгаклады З.Вәлиева.