Чарада Татарстан башкаласының Туризмны үстерү комитеты Ростов-на-Донуның Икътисад департаменты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Казанның Туризмны үстерү комитеты Ростов-на-Донуның Икътисад департаменты белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешүгә 4-6-нчы ноябрьдә Лондонда уза торган WTM – 2019 Халыкара туристлык күргәзмәсендә ирешелде.
Күргәзмәдә Россия Федерациясенең берләштерелгән стенды оештырылды, анда Казанны эре шәһәр туроператорлары белән бергә эшли торган Туризмны үстерү комитеты тәкъдим итә.
Күргәзмәнең беренче көнендә Казан Башкарма комитетының бүлек директоры Дарья Санникова җитәкчелегендәге Татарстан башкаласы делегациясе Казанның туристлык потенциалын тәкъдир итте һәм кыйммәтле бүләкләр – шәһәрдә булып китү сертификатлары уйнатты. Чара программасында күргәзмә кунакларын татар милли ашлары, шәһәр тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру каралган.
WTM 2019 London - Бөекбритания башкаласында ел саен уза торган туризм өлкәсендәге бөтендөнья күргәзмә-ярминкәсе. Биредә туризм өлкәсендә үз хезмәтләрен туристлык операторлары һәм турагентлыклар, авиакомпанияләр, диңгез һәм җир өсте пассажир йөртүчеләре, төрле илләрдән кунакханәләр вәкилләре, сәүдә һәм туристлык ассоциацияләре, ялны оештыручылар, туризм буенча җирле һәм төбәк советлары һәм башкалар тәкъдим итә. WTM-2019 - Бөекбританиядә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә туризм өлкәсендә профессионаллар өчен билгеләнгән иң популяр һәм масштаблы күргәзмәләрнең берсе, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.