Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2023, 10:36

Казанның туристлык потенциалын Истанбулда узган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр

ТР башкаласыннан килгән рестораторлар ярдәме белән Төркиянең иң зур мәдәни үзәгендә Татар ашлары рестораны ачылды

Фото: Туризмны үстерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казанның туристлык потенциалын Төркия башкаласында тәкъдим иттеләр. Презентация 4 нче һәм 5 нче октябрьдә Истанбулда узган халыкара күргәзмәдә узды.

Татарстан башкаласы турында төркләргә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде. Татарстан башкаласы Россиядән бу күргәзмәдә туристлык потенциалын тәкъдим иткән бердәнбер шәһәр булды. Шулай ук Казан вәкилләре белән бер сессиядә Сербиянең туризм комитеты һәм Кейптаунның хакимият органнары хезмәткәрләре катнашты. Күргәзмәдә катнашучылар туризм өлкәсендә яңа продуктлар һәм хезмәтләр алга сөреләчәк бердәм платформа булдыру турында фикер алыштылар.

ITF күргәзмәсе ачылу көнендә Дарья Санникова Истанбул Мэры Экрем Имамоглу, шулай ук Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин белән очрашты. Соңыннан Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Истанбул мэриясенең Мәдәният идарәсенә караган Төрки халыклар мәдәниятләре паркы җитәкчесе белән фикер алышты. Абдулметин Кескин Төркиянең уникаль истәлекле урыннары белән парк булдыру турында сөйләде.

ТР башкаласының Туризм комитетында шулай ук Истанбулда Казан рестораторлары ярдәме белән татар ашлары рестораны ачылуы турында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Истанбул 2002 елдан бирле Казанның тугандаш шәһәре булып тора.

Барлык яңалыклар