Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2024, 13:35

Төрек режиссеры Метин Гүнай «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваленең жюри составын җитәкләячәк

Сентябрьдә Казанда 20 илдән 50дән артык фильм күрсәтеләчәк

ТР башкаласында 6—11 сентябрьдә «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале узачак. Төрле ил вәкилләренең фильмнарын күрсәтү һәм эшлекле программа планлаштырылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Әбзалов хәбәр итте.

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең конкурс программасына 20 илдән 51 фильм тәкъдим ителәчәк. Жюри составына Россия, Сирия, Мисыр, Гыйрак, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Оман, Әзербәйҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан киноиндустриясе вәкилләре керәчәк. Жюрины «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары режиссеры Метин Гүнай җитәкли. Фестивальгә төрек кинематографы йолдызлары Чагры Шенсой, Йигит Учан һәм Фатих Айхан да киләчәк.

Конкурс фильмнарын күрсәтү ял көннәрендә, 7 һәм 8 сентябрьдә, «Алмаз Синема Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында узачак.

Фестиваль шулай ук киң эшлекле программаны да үз эченә ала, ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week форумының берләштерелгән мәйданчыгында узачак.

Фестиваль Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу Г.Камал исемендәге театрда узачак.

Азат Әбзалов билгеләп үткәнчә, быел фильмнарны карарга керү түләүле булачак. «Оештыру комитеты тамашачылар агымын тәртипкә китерү өчен шундый карар кабул итте. Киносеансларга билет бәясе 200 сумнан артмаячагын билгеләп үтәм», — дип аңлатты Мәдәният идарәсе башлыгы.

Тулы программа белән якын арада «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең рәсми сайтында танышырга мөмкин булачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.08.2024
Видеорепортаж
26.08.2024 12:34
Казанда «Россиядә БРИКС илләреннән диксилендлар һәм этно-джаз ансамбльләре съезды» халыкара фестивале узачак
Барлык яңалыклар