Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2024, 14:24

Иртәгә Казанда томан һәм җил 15 – 18 м/с булыр дип фаразлана

Бу атнада татарстанлыларны җылы һава торышы көтә, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин

Бу атнада Татарстанда көндезге температура +19 градус һәм югарырак булган җылы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин, төнлә – томан. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Иртәгә төнлә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Аерым районнарда томан булырга мөмкин. Көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, әмма явым-төшемсез. Җил – көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан 6 – 11 м/с ка кадәр, урыны белән җилнең тизлеге 15 – 18 м/с. Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +14..+16 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +20..+22 грдуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 21 августта төнлә Татарстанда бераз яңгыр булуы көтелә, явым-төшем күбесенчә көнчыгыш районнарда булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +19..+24 градуска җылына.

Пәнҗешәмбе һәм җомга, 22 һәм 23 августта, вәзгыять кыска вакытлы үзгәрәчәк, явым-төшемнәр икеле. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан булырга мөмкин. Температура төнлә +8..+13 градус көтелә, көндез – +19 градустан +25 градуска кадәр.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, республикада ялларда зур булмаган һәм уртача яңгырлар узачак. Көндез синоптиклар +19..+24 градус вәгъдә итә.

Барлык яңалыклар