В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче октябрь көндез һава температурасы +13 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 1-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән урыны белән томан булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 5-7 градус, иртәгә көндез 11-13 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2...+7 градус, көндез +8...+13 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.