В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда синоптиклар үзгәрүчән болытлы һава торышы һәм юлларда бозлавык вәгъдә итә, урыны белән томан булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -15..-17 градус тәшкил итәчәк, аязганда -20 градуска кадәр суытачак. Көндез 8-10 градус салкын булачак.
Тулаем республика буенча 21 нче һәм 22 нче февраль төнендә һәм иртәсендә томан көтелә. Төнге температура -13..-18 градус чикләрендә булачак, аязганда термометр баганалары -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -7..-12 градуска кадәр җылыта.
23 нче һәм 24 нче февральдә, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә -13..-18 градуска кадәр суытачак, аязганда -23 градуска кадәр булыр дип көтелә. 23 нче февраль көнне көндез һава -6..-11 градуска кадәр җылыначак, 24 нче февральдә -4..-9 градус булыр дип көтелә.