В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада җылы һава торышы сакланачак
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы булачак, башлыча явым-төшемсез. Кайбер урыннарда томан көтелә. Төнлә һава температурасы +2..+4 градус тәшкил итәчәк, көндез +8..+10 градуска кадәр җылыта.
Пәнҗешәмбе, 2 нче ноябрьдә, республикада җылы һава торышы сакланачак. Төнлә +2..+7 градуска кадәр фаразлана. Көндез синоптиклар +8 дән +13 градуска кадәр һәм урыны белән бераз яңгыр вәгъдә итә.
Татарстанда җомга көнне, 3 нче ноябрьдә дә болытлы һава торышы көтелә. Көн дәвамында температура +3..+8 градус чикләрендә тирбәләчәк. 4 нче ноябрь, шимбә көнне, явым-төшем ихтималы аз булачак. Төнлә 0..-2 градуска кадәр суытачак, көндез 0..+5 градус булыр дип көтелә, дип җиткерә синоптиклар.