В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8 март бәйрәме алдыннан – акция үткәрелгән ике көн эчендә машина йөртүче 75 хатын-кыз ихлас теләкләр һәм чәчәкләр кабул иткән
Фото Казанның Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтеннән алынды
Иртәгә, 6 март көнне, «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүче хатын-кызларга истәлекле бүләкләр, яз һәм наз билгесе булган лалә чәчәкләре тапшырачак. «Чәчәкләр бүләк итүче патруль» акциясе, күркәм гадәт буенча, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан үткәрелә. Акция үткәрелгән шушы ике көн эчендә машина йөртүче 75 хатын-кыз ихлас теләкләр һәм чәчәкләр кабул иткән инде.
Беренче көнне, 4 мартта, бәйрәм чәчкәләре һәм бүләкләр Вахитов мәйданында таратылган. Ул вакытта 50 гүзәл зат язгы лаләләр белән хушланган.
Бүген Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызларны Бутлеров һәм Пушкин урамнары киселешендә изге матур бәйрәм теләкләрен җиткерү өчен туктата. Берничә сәгать эчендә инспекторлар 25 чәчәк бүләк иткән.
Акция 8 мартка кадәр уздырыла, дип хәбәр итә Казанның Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.