Барлык кандидатларны теркәү турында карар 10 нчы февральдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк
Фото: kremlin.ru
Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны март аенда узачак сайлауларда РФ Президенты вазифасына кандидат итеп теркәде.
«Россия Федерациясе Президенты вазифасына кандидат Владимир Владимирович Путинны теркәргә», - диелә Үзәк сайлау комиссиясе карарында.
Шулай ук комиссия тагын 198 кешене Владимир Путинның ышанычлы кешеләре итеп раслады.
Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка өч кандидатны теркәгән – Леонид Слуцкий, Николай Харитонов һәм Владислав Даванков. Өчесе дә парламент партияләре вәкилләре булганлыктан, сайлауларда кандидатлар буларак теркәлү өчен аларны хуплау өчен имзалар җыю үткәрелми.
Парламент булмаган сәяси партияләрдән булган кандидатларга – Сергей Малинкович, Борис Надеждин, Андрей Богданов, Сергей Бабурин, Ирина Свиридовага – 31 нче гыйнварга кадәр 100 меңнән дә ким булмаган имза тапшырырга кирәк. Бүгенге көндә аларның имза кәгазьләрен Үзәк сайлау комиссиясенә «Россия коммунистлары» лидеры Сергей Малинкович тәкъдим иткән.
Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләргә – Владимир Путинга, Рада Русских, Анатолий Баташевка – 300 меңнән дә ким булмаган имза җыярга кирәк. Үзәк сайлау комиссиясе барлык кандидатларны 10 нчы февральдән дә соңга калмыйча теркәү турында карар кабул итәргә тиеш.