В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучылар өчен музейларда күчмә дәресләр яки спорт җыеннары оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). 17-нче һәм 18-нче сентябрьдә, сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә, Татарстан мәктәпләре штат режимында эшләячәк, укучылар өчен күчмә дәресләр оештыру планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Без Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән даими элемтәдә. Аңлыйбыз, аеруча басым 17-нче нче числога, җомга көненә ясалачак. Мәктәп җәдвәленә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу көннәрдә сыйныфтан тыш эшләргә һәм дәресләрнең саф һавада узуына зур игътибар биреләчәк. Бу сорау бездә тулысынча эшләнде инде», – дип белдерде Андрей Кондратьев.
Әйтик, сайлаулар узган көннәрдә мәктәп укучылары өчен күчмә чаралар – экскурсияләр, музейларга бару, походлар, спорт ярышлары, саф һавада дәресләр һәм башка чаралар оештыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау, шулай ук Академик һәм Липатов бермандатлы сайлау округлары буенча Казан шәһәре Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.