Хәзер пилот проекты илнең 10 субъектында эшли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь, Зилә Гайфи). «Хокукый ярдәм» цифрлы системасын Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлгә кертү планлаштырыла. Хәзер пилот проекты илнең 10 субъектында эшли, дип хәбәр итте РФ юстиция министры Константин Чуйченко II Казан халыкара юридик форумында.
«Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын камилләштергәндә цифрлы трансформация өстенлекләре актив кулланыла. Узган ел ахырында 10 пилот төбәктә «Хокукый ярдәм» мәгълүмат системасы эшли башлады. Система барлык субъектларга да җәелдереләчәк, дип планлаштырыла. Бу гражданнарга хокукый мәгълүмат бирү һәм белем бирү өчен бердәм цифрлы киңлек булдырачак, шулай ук сыйфатсыз юридик ярдәм күрсәтү очракларын киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Константин Чуйченко.
Илдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү дә дәвам итәчәк. Хәзер 40 субъектта дәүләт юридик бюролары эшли, аларны шулай ук барлык төбәкләрдә җәелдерү планлаштырыла.
II Казан халыкара юридик форумы 28-29 нчы сентябрьдә уза, анда 600 дән артык кеше җыелачак. Алар арасында хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән (Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәр бар.
Быел форум илебездә мөһим вакыйгалар фонында уза. Алар арасында – Россия империясенең беренче юстиция министры Гавриил Державинның 280 еллык юбилее, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтының 100 еллыгы, РФ Конституциясенең 30 еллыгы.