В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мультимедия инсталляциясе 360 градуслы күзәтү почмагы һәм күләмле тавыш белән эшләнгән.
Фото: Artplay Media цифрлы сәнгать үзәгенең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Иртәгә Казанда Artplay Media цифрлы сәнгать үзәге ачылачак. 370 кв.м мәйданлы яңа киңлектә мультимедия күргәзмәләре күрсәтеләчәк. Беренчеләрендә рәссамнар Фрида Кало һәм Ван Гог иҗаты тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәләр edutainment жанрында – белем һәм күңел ачулар кушылмасында эшләячәк. Иртәгә Казанда тәкъдим ителәчәк проектларны Мәскәүнең Artplay Media үзәге белгечләре эшләде.
360 градуслы һәм күләмле тавыш белән мультимедия инсталляциясен булдыру өчен медиасервер, проекция, экран һәм аудио җиһазлар кулланыла. Видеопроекциянең гомуми мәйданы 790 кв.м тәшкил итәчәк, бу тамашачыларга сәнгать контентына югары дәрәҗәдә чумарга мөмкинлек бирәчәк.
Сентябрь ахырына кадәр үзәктә «Ван Гог. Теога хатлар» күргәзмәсе эшләячәк. Анда Нидерланд рәссамының 400 дән артык эше тәкъдим ителгән. Экспозиция тамашачыларны рәссамның биографиясе белән аның абыйсы белән хат алышуы аша таныштырачак. Кунаклар Ван Гогның стиле ничек үзгәргәнен һәм аның белән төрле елларда нәрсә булганын аңлый алачак.
Иртәгә үзәктә шулай ук «Фрида. Viva la vida!» күргәзмә-спектакле ачылачак. Ул рәссам ханымның тарихын аның җанландырылган әсәрләре аша сөйли. Казанлылар Фриданың үз иҗаты аркылы тормышы белән таныштыруын һәм мексика халык сәнгатенең, хатын-кыз ирегенең гәүдәләнеше булуын күрәчәк.
Artplay Media Пушкин урамы, 17 адресы буенча эшләячәк. Күргәзмәләргә керү билетлар буенча башкарылачак. Аларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин, шулай ук ташламалар да каралган, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.