Трансляция 19.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Бүген «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ачу тантанасы узачак. Теләгән һәркем тантананы туры эфирда карый алачак - 19.00 сәгатьтә трансляция «Россия-24» һәм ТНВ телеканалларында, шулай ук чемпионатның рәсми сайтында башлана.
Чемпионатны ачу тантанасы Россиянең халык артисты, продюсер Игорь Крутой һәм режиссер Алексей Сеченов командасы куйган зур театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барачак. Тамашачылар өчен сәхнәдә Казанның, Татарстан Республикасының иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары – Елка, Александр Панайотов, Ян Гэ, «Тэрмэйтс» инди-төркеме һәм Jukebox Trio чыгыш ясаячак.
Тамаша куелышында тулыландырылган чынбарлык технологияләре дә җәлеп ителәчәк. 3D-эффектлар «Казан Арена» стадионының виртуаль киңлегендә барлыкка киләчәк. Трибуналарда тамашачылар эффектларны үз гаджетлары аша тантана өчен махсус эшләнгән кушымта ярдәмендә, шулай ук стадионның мәгълүмати экраннарында карый алачак.