Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.06.2024, 08:28

Бүген халыкара күргәзмәләр үзәге «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында БРИКС уеннарының тантаналы ачылышы булачак

Башлана: 19:30 сәгатьтә. Туры эфирны «ТНВ» телеканалында карарга мөмкин булачак

Бу халыкара вакыйгада барлыгы 93 илдән 5 меңнән артык кеше катнаша. Ярышлар 27 спорт төреннән үтәчәк. Алар арасында: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү, теннис, спорт һәм сәнгать гимнастикасы, фехтование, җиңел атлетика һ.б. Катнашучылар арасында 387 комплект медаль уйнатыла.

Россияне бер меңнән артыграк атлет тәкъдим итәчәк. Аларның 29ы – Казан спортсменнары. Милли җыелма команда составына Даниел Маринов («Үзәк» ФСБ Софья Дьякова («Дельта» ОРСМ), Артем Косов («Су спорты төрләре» ОРСМ), Рамилә Вәлитова («Хезмәт резервлары» ФСБ), Юлия Сохацкая («Үзәк» ФСБ), Данил Корнев («Тасма» ФСБ), Светлана Липатова («Ракета» ФСБ), Илья Савин («Ак бүре» ФСБ) һәм Сергей Сергеев («Идел» ФСБ) кертелде.

Ярышларның төгәл җәдвәле белән түбәндәге сылтама аша яки BRICS Sports Games Kazan мобиль кушымтасында танышырга мөмкин. Ярышларның трансляциясе «Матч ТВ» телеканалы һәм Уеннарның рәсми сайтында барачак.

Ябылу тантанасы 23 июньгә планлаштырылган. Ул Сабантуй бәйрәме белән берлектә узачак. Шәһәребез халкы һәм кунаклары матур бәйрәм концерты һәм көчле батырларның көрәшен карый, шулай ук милли спорт ярышларында катнаша алачак.
Барлык яңалыклар

Бүген халыкара күргәзмәләр үзәге «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында БРИКС уеннарының тантаналы ачылышы булачак

<p> Бу халыкара вакыйгада барлыгы 93 илдән 5 меңнән артык кеше катнаша. Ярышлар 27 спорт төреннән үтәчәк. Алар арасында: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү, теннис, спорт һәм сәнгать гимнастикасы, фехтование, җиңел атлетика һ.б. Катнашучылар арасында 387 комплект медаль уйнатыла. </p> <p> Россияне бер меңнән артыграк атлет тәкъдим итәчәк. Аларның 29ы – Казан спортсменнары. Милли җыелма команда составына Даниел Маринов («Үзәк» ФСБ Софья Дьякова («Дельта» ОРСМ), Артем Косов («Су спорты төрләре» ОРСМ), Рамилә Вәлитова («Хезмәт резервлары» ФСБ), Юлия Сохацкая («Үзәк» ФСБ), Данил Корнев («Тасма» ФСБ), Светлана Липатова («Ракета» ФСБ), Илья Савин («Ак бүре» ФСБ) һәм Сергей Сергеев («Идел» ФСБ) кертелде. </p> <p> Ярышларның төгәл җәдвәле белән түбәндәге сылтама аша яки BRICS Sports Games Kazan мобиль кушымтасында танышырга мөмкин. Ярышларның трансляциясе «Матч ТВ» телеканалы һәм Уеннарның рәсми сайтында барачак. </p> Ябылу тантанасы 23 июньгә планлаштырылган. Ул Сабантуй бәйрәме белән берлектә узачак. Шәһәребез халкы һәм кунаклары матур бәйрәм концерты һәм көчле батырларның көрәшен карый, шулай ук милли спорт ярышларында катнаша алачак.