В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашага билетлар март аенда ук сатыла башлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Алинә Бережная). WorldSkills дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары "Казан Арена" стадионында узачак - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән карарны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек атнасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов яңгыратты. Элегрәк Үзәк стадионда тантананы үткәрү варианты каралган иде, әмма мәйданчык чемпионатта катнашучыларны һәм килүчеләрне сыйдырмас иде, дип аңлатты Р.Борһанов. Тамашага билетлар март аенда ук сатыла башлаячак, аларның бәясе 2500 сумнан артмаячак.
Брифингта шулай ук WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи, "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова катнашты.
Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек атналыгы башланды. Дөньяның 62 иленнән 600-гә якын кеше - WSI әгъзалары булган илләрнең директорлар советы, делегация башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, мәйданчыклар администраторлары, компетенцияләр белән идарә итү менеджерлары, тим-лидерлар – булачак эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Рафис Борһанов бу атнада узачак чаралар турында җентекләп сөйләде. Шулай итеп, 7 көн дәвамында катнашучылар ярыш мәйданчыгының техник төзелеше, клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү, конкурс биремнәрен әзерләү, партнерлык программасын гамәлгә ашыру, инфраструктур битләрне раслау һәм башкалар белән танышачаклар.
Программаның мөһим өлешен "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булу, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышу, шулай ук булачак ярышларда катнашучылар яшәячәк WorldSkills кунакханәләрен һәм авылын карау тәшкил итәчәк. "Бу чемпионат алдыннан соңгы килешү, шуннан соң эш башланачак. Катнашучы илләрнең вәкилләре алар өчен аңлаешлы уен кагыйдәләре, ярышлар үткәрү һәм яшәү урыннарын белеп китәчәкләр", - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.
Спикер шулай ук 25 гыйнварда старт алачак "Бер мәктәп – бер ил" проекты турында сөйләде. Казанның 57 мәктәбенә һәм урта махсус белем бирү учреждениеләренә дөнья чемпионатында катнашучы илләр делегациясе беркетеләчәк. 22 августта, WorldSkills чемпионатын ачу тантанасы көнендә, кабул итүче як вәкилләре 3 сәгать эчендә Казан, үз уку йортлары һәм Татарстан мәдәниятенең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр һәм ярышларда катнашучылар белән танышачаклар.
WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи атна үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, ул дөнья чемпионатына әзерлек алдыннан хәлиткеч булачак һәм нәкъ менә аның ярдәмендә ярышларны тиешле дәрәҗәдә уздыру мөмкин булачак. "Чемпионатка әзерлек атнасы дәвамында WorldSkills әгъзалары булган илләр вәкилләре, иганәчеләр белән очрашулар планлаштырылган. Без бу атнаны катнашучы яклар арасында мәгълүмат алмашуны тизләтү өчен файдаланабыз", - дип аңлатты Дэвид Хоуин.
Әзерлек атнасы 27 гыйнварда Бауман урамында WorldSkills Kazan 2019 стартына кадәр вакытны киредән санаучы стеланың ачылышы белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Анда дөньяның 60-тан артык иленнән 1600 конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак.