В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәтерсез» хуҗаларга югалткан әйберләренең 85 проценты кире кайтарылган
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе фотосы
Декабрь аенда Казан метросында пассажирлар 200 дән артык әйбер онытып калдырган. «Хәтерсез» хуҗаларга югалткан әйберләренең 85 проценты кире кайтарылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Иң гадәти булмаган әйберләр арасында кулонлы чылбырны, эчке аяк киеме салынган мәктәп сумкасын күрергә була. Метрода казанлылар шулай ук сумкаларын, телефоннарын, колакчыннарын, ачкычларын, документларын онытып калдырган.
Әйберләрне югалткан очракта, түбәндә күрсәтелгән телефон номеры аша «кайнар линия» хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин:
+7(843)533-70-61;
Диспетчерлык хезмәтләренең телефон номерлары:
метрополитен – +7 (843)533-70-61;
трамвай депосы – +7(843)273-93-84;
1 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)570-91-13;
2 нче номерлы троллейбус депосы – +7(843)277-05-83.