Китапханәнең төрле мәйданчыкларында иҗади һәм актив яшьләр катнашында шигъри укулар, театр күренешләре, әдәби квестлар, викториналар оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апреля). 21-нче апрельдә Казанның Үзәк китапханәсендә “Библиотөн-2018” акциясе узачак. Быелгы акция “Китап тылсымы” темасына багышланган.
Чаралар программасында чын “Китап тылсымы” тәкъдим ителәчәк. Китапханәнең төрле мәйданчыкларында иҗади һәм актив яшьләр катнашында шигъри укулар, театр күренешләре, әдәби квестлар, викториналар оештырылачак. Кич барышында Даниил Хармс, Говард Лавкрафт, Эдвард Лир һәм башка танылган авторларның әсәрләрен ишетеп була. Барлык теләүчеләр өчен дә “Старая вешалка” интерактив ретро-бүлмә ачык була. Ул кичне китапханә холлы кинозалга әвереләчәк.
Китапханәнең төнге кунагы “КуЛай” төркеме булачак. Барлык теләүчеләр өчен дә керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.
“Библиотөн” Вишневский ур., 10 адресы буенча 17.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-42-93.