Казанның Мәшгульлек үзәге эшчәнлеген туктаткан оешмаларга ярдәм итү чаралары турында аңлатмалар бирде, хезмәткәрләрне кыскартылган эш көненә күчерде.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә эшчәнлегендәге мөмкин булган үзгәрешләр (эш тукталу, эшчәнлекне туктатып тору, хезмәткәрләрне кыскартылган эш көненә күчерү) турында үз вакытында хәбәр итәргә кирәк, дип искә төшерә Казанның Мәшгульлек үзәге.
РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 18 нче мартыннан чыккан 398 нче номерлы карары нигезендә, социаль иминият фонды илдә билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмен һәм бюджеттан тыш фондларга чыгымнарны каплый. Түләүләр эшкә урнаштырылган гражданинның беренче, өченче һәм алтынчы айлардагы эш нәтиҗәләре буенча башкарыла. Ярдәмне юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар ала ала. Субсидия алуның төп шарты – 30 яшькә кадәрге яшьләрне һәм түбәндәге категориягә караучыларны эшкә урнаштыру:
- инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында эшкә урнашмаган затлар;
- урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмый торган затлар;
- белем алу (квалификация) турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында эшкә урнашмаган затлар;
- учреждениеләрдән азат ителгән, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче затлар;
- ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар;
- балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы затлар;
- балигъ булмаган балалар булган затлар;
Мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләргә кандидатларны табарга һәм кирәкле мәгълүматларны Социаль иминият фондына тапшырырга ярдәм итәчәк. Эш бирүчеләр үзләре федераль социаль иминият фондына субсидияләр түләүгә шәхсән яки «Соцстрах» системасы аша гариза җибәрергә тиеш була.
Гадәти эш режимына әйләнеп кайтырга һәм хезмәт коллективларын саклап калырга теләгән предприятиеләр һәм компанияләр үз хезмәткәрләрен яңадан укытуга субсидия ала алачак. Субсидия күләме – бер хезмәткәргә 60 мең сумга кадәр.
Дәүләт хезмәткәрләргә, яңа җиһазлар урнаштыру яки логистика чылбырларын урнаштыру өчен пауза алган булса, аена бер минималь эш хакы күләмендә вакытлы эшләрне финанслаячак.
Шулай ук түләүле иҗтимагый эшләр программасы старт ала. Программада катнашучылар эшсезлек буенча пособиегә өстәп өстәмә керем ала алачаклар.
Яңадан укыту программасы киңәйтелә. «Демография» илкүләм проекты кысаларында тагын 200 мең кеше яңа белем ала алачак (шуларның 100 меңе – беренче этап кысаларында). Яңадан укыту программасы 345 мең кешене колачлаячак. Эшсез гражданнар да, эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнар да языла ала.
Казанның Мәшгульлек үзәге эш бирүчегә үз белгечләрен җибәрергә яисә оешма территориясендә юридик консультацияләр күрсәтү, вакытлы яки даими эш сайлау, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында аңлатмалар, мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр бирү өчен консультация пункты оештырырга әзер.