Казанлылар эшкә урнашу өчен юллама ала алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Эш эзләүчеләр буш эш урыннары турында мәгълүмат белә, эшкә урнашу өчен юллама ала, хезмәт законнары, өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)273-90-86 телефоны буенча белергә мөмкин.