Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2018, 12:11

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге эшләүче гражданнарны исәпкә алган

Казанлылар өчен пенсия алды яшендәге гражданнарның эшкә урнашу һәм хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршында хезмәт базарының һәрдаим үзгәреп торуы шартларында кирәкле булып калу бурычы тора. Моның өчен шәһәрдә професиональ һәм өстәмә белем бирү программалары оештырыла. 2018 елның аралык нәтиҗәләре турында, шулай ук Мәшгульлек үзәгенең пенсия алды яшендәге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга эшкә урнашырга булышлык итүләре хакында бүген аппарат киңәшмәсендә “Казан шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ директоры Марат Хәйруллин сөйләде.

Марат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә хезмәт базарында инженер һөнәрләренә ихтыяҗ зур. “Бүгенге көндә төп трендлар булып процессларны автоматлаштыру һәм IT-өлкәне үстерү торалар. Бу, әлбәттә, хезмәт базарына да йогынты ясый. Мәшгульлек үзәгенең әлеге үзгәрешләрне сизеп, эшчеләрне профессиональ укыту белән шөгыльләнүе бик мөһим. Эшчеләргә кирәкле булып калырга ярдәм итәргә кирәк”, - диде вице-мэр Евгения Лодвигова. Бүгенге көндә 1313 эшсез, инвалид һәм пенсия алды яшендәге кеше курсларда укыган. 2018 елда республика бюджетыннан бу максатларда 24 млн сум күчерелгән.

Республикада инвалидларны эшкә урнаштыру буенча юл картасы булдырылды. Аның буенча, 35% инвалид эшкә яраклы яшьтә. Бүген Казан буенча бу 32,1% тәшкил итә. Марат Хәйруллин искәртеп үткәнчә, 2020 елга инвалидлык турында белешмәсе булган 50% кеше эш белән тәэмин ителергә тиеш. “Бүген эш тәкъдим итүчеләр инвалидлар өчен 6 эш урыны әзерләде. Моның өчен компенсация күләме 436 мең сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы бюджетыннан инвалидлар өчен 30 эш урыны әзерләүгә 2 млн сум бүленде”, - диде ул. М.Хәйруллин искәртеп үткәнчә, әлеге мәсьәләдә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары булышлык итәргә тиеш.

Мәшгульлек үзәге каршында торган тагын бер мөһим бурычларның берсе – пенсия алды яшендәге гражданнарның эшләвен саклау һәм үстерү, диде М.Хәйруллин. Моның өчен консультацион пунктлар һәм кайнар линияләр булдырылган. Эшләүче гражданнар исәпкә алынган.

“Әлеге категория эшләүче затларга тагын да игътибарлырак булырга киләсе пенсия реформасы да этәрә. Эш бирүчеләребез бу хакта онытмаслар, дип ышанасы килә”, - диде Е.Лодвигова.

Искәртергә кирәк, казанлылар өчен пенсия алды яшендәге гражданнарның эшкә урнашу һәм хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 8(843) 562-48-29 телефоны буенча кайнар линия эшли.

Чыгышында М.Хәйруллин искәртеп үткәнчә, Казанның хезмәт базарында хәлләр стабиль. Мәшгульлек үзәге директоры “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталы турында искәртеп үтте. Биредә эш тәкъдим итәргә яисә резюме урнаштырырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.10.2018
Видеорепортаж
22.10.2018 11:45
Казанда бер эшсезгә 5 вакансия туры килә
Барлык яңалыклар