В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар шәһәрнең барлык районнарында да узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Иң якын вакансияләр ярминкәсе 8 нче августка планлаштырылган. Эшне Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә тәкъдим итәчәкләр. Чара 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча узачак. Шул ук урында вакансияләр ярминкәсе 23 нче августта 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-83.
16 нчы августта вакансияләр ярминкәсе Киров һәм Мәскәү районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында узачак. Шәһәрлеләрне Гагарин урамы, 46 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин.
Совет районында халык эш бирүчеләр белән 17 нче августта очраша алачак. Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча узачак. Консультация +7(843)205-54-53 телефоны буенча үткәрелә.
Вакансияләр ярминкәсе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында төгәлләнәчәк. Ул 23 нче августта 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Эшкә урнашырга Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча ярдәм итәчәкләр. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)560-88-98 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләп 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән – 2021 елга караганда 8,7 меңгә кимрәк. Аларның 10,5 меңе (60%) эшкә урнаштырылган. Дәгъвачылар күбрәк транспорт, сәүдә, җитештерү, төзелеш һәм медицина тармакларында эш тапкан.