Эшсез калган шәһәрлеләр эшкә урнашу өчен юлламалар ала һәм кирәкле юнәлеш буенча укулар узу мәсьәләләре буенча киңәшләшә алачак.
Фото: Марат Мугинов
Белгечләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләреннән эшкә урнашу өчен юлламалар ала, мәшгульлек хезмәте белгечләре белән хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, өстәмә һөнәри белем бирү программалары турында киңәшләшә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)273-90-86 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр ителә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.