Теләүчеләр машина йөртүче, бухгалтер һәм сметчик һөнәрләрен үзләштерә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Эшсез казанлылар Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бушлай белем ала һәм яңа һөнәрләр үзләштерә алачак.
Шәһәр халкына трамвай һәм троллейбус йөртүче, бухгалтерлык исәбен һәм смета эшен өйрәнергә тәкъдим итәләр.
Укулар Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы филиалында Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак. Курсларга язылу яисә мәгълүматны ачыклау өчен телефон номеры: +7(843)273-90-95, дип хәбәр ителә учреждение сайтында.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан мәшгульлек үзәгендә 13 мең 188 кеше исәптә тора.