Борисоглебское бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше 27% ка башкарылган. Эшләрне ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

Бүгенге көндә төзүчеләр фундаментны төзекләндерделәр, стеналар салуга һәм сантехника эшләрен башкаруга керештеләр. Кичә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов 395 кв.м мәйданлы объектны төзү барышын тикшерде.

Учреждениедә амбулатория шартларында беренчел табиб медицина-санитария ярдәме күрсәтеләчәк, шул исәптән диагностика, дәвалау, кан алу, хроник авыруларны күзәтү, вакцинация.

Сменада учреждениегә җиде бала һәм 30 га якын өлкән кеше йөри алачак. Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге штаты терапевт, фельдшер, акушер, педиатр, шәфкать туташлары һәм башка белгечләрдән торачак.

Борисоглебское бистәсе 7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсеннән биш чакрым ераклыкта һәм 12 нче шәһәр хастаханәсенә кадәр 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Беркетелгән өлкәннәр саны – 1248, ә балалар саны — 679. Елдан-ел бу күрсәткечләр арта бара, шуңа күрә бистәдә медицина учреждениесе төзү зарурлыгы туды.

Исегезгә төшерәбез, гомуми практика табибы һәм педиатр үзәген май аенда төзи башладылар. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча алып барыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Чебакса бистәсендә педиатрия участогы белән табиб амбулаториясе ачылган. Учреждениедә заманча медицина техникасы: ЭКГ аппараты, пульсоксиметр, дефибриллятор бар.

2024-07-26T17:02:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.