В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комплексны шәһәр халкына тәкъдир иттеләр – 5,6 мең квадрат метр мәйданлы объект «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасында урнашачак
Казан халкына Җәядән ату үзәге тәкъдир ителде. Ул «Тасма» олимпия резервы мәктәбе базасында урнашачак. Яңа үзәк төзелүе нәтиҗәсендә район территориясендә яшәүче спортчыларның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге артачак. Комплекста бер үк вакытта 160 ка якын җәядән атучы – профессионаллар белән бергә, һәвәскәрләр дә шөгыльләнә алачак. Очрашу барышында шәһәр халкы үзәкнең эшчәнлегенә һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирә алды.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе фотосы
Үзәкне тәкъдир итү чарасын Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков үткәрде. Очрашуга 90 га якын кеше килгән иде.
Хәзерге вакытта «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең олимпия резервы спорт мәктәбендә җәядән атучы яшь 93 спортчы шөгыльләнә. Линар Гарипов сүзләренчә, 2009 елдан бирле эшли торган Җәядән ату бүлеге Татарстанда бердәнбер булып саналса да, моңа кадәр аның үз базасы булмаган.
Яңа үзәк барлык халыкара стандартларга туры килерлек итеп әзерләнә. Мәйданы 5,6 мең квадрат метр дип санала торган спорт комплексында бер үк вакытта 160 җәядән атучы шөгыльләнә алачак. Үзәктә 70 метр ераклыкка ату мөмкинлеге булган спорт зонасы булачак. Тамашачыларга 200 урынга исәпләнгән мобиль трибуналар куелачак, спортчылар өчен сигез чишенү бүлмәсе каралган.

«Әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләгән балалар өчен яңа үзәктә югары дәрәҗәдәге шартлар булдырылачак. Шунысы мөһим, спорт мәктәбе инде күп еллардан бирле эшли һәм биредә шөгыльләнүчеләр халыкара ярышларда һәрдаим чыгыш ясый. Хәзер күнекмәләр өчен мөмкинлекләр мәйданы киңәячәк, һәм без шөгыльләнүче егетләр санын арттыра алачакбыз. Беренче чиратта әлеге яңалык Мәскәү районында яшәүчеләр өчен әһәмиятле булачак», - дип фикерләре белән уртаклашты Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе.
Спорт комплексын төзү өчен урын очраклы гына сайланмаган. Мәйданчыкның кирәкле матди-техник базасы булдырылган, ә җәядән ату белән шөгыльләнүче яшь спортчыларның 90 проценты Мәскәү районында яши – ә бу исә Үзәккә җәяү йөри мөмкинлеге дип санала.

Төп юнәлеш белән бергә, үзәктә спортның башка төрләре буенча да дәресләр үткәрү күздә тотыла. Объект сәгатенә 60 кешене, ә бер көндә 840 кешене кабул итә алачак.
Шәһәрлеләр объектның кайчан ачылуы, спортчылар өчен дәресләрнең бушлай уздырылу мөмкинлеге һәм стадионда шугалак ясалу-ясалмавы белән кызыксынды. Линар Гарипов дәресләрнең бушлай булачагын, «Тасма» территориясендә кыш көннәрендә халык тимераякта шуа алачагын җиткерде.
Төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды. Район башлыгы Владимир Жаворонков объектны төзегәндә, ни кызганыч, «Тасма» территориясендә үскән агачларны кисмичә булмый, диде. Әмма борчылырлык урын юк, аларга алмашка Урицкий паркы территориясендә дә, спорт объекты урнашкан мәйданда да 185 эре агач утыртылачак икән. Моннан тыш, ул әле күптән түгел генә паркта дүрт метр биеклектәге җиде еллык 100 нарат утыртылганын искә төшерде.

Үзәкне төзү эшләре бу елның сентябрь аенда башланган һәм киләсе елның августында тәмамланачак. Төзелешне Россия Федерациясе генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Мәскәү районында урнашкан Урицкий исемендәге паркта бик зур яшелләндерү эшләре башкарылган: парк территориясендә ылыслы 100 агач утыртылган. Хәзерге вакытта биредә биеклеге 3,5 метрдан артыграк булган эре нарат үсентеләрен күрергә була.