В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм яктыртуы чара башлануга 100 көн калуны санау хөрмәтенә багышлана
Фото: Денис Гордийко
Светодинамик тамашаны 22 нче ноябрьдә 1:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, «Ак Барс Арена»ның цифрлы экранында бүген Бөтендөнья яшьләр фестиваленә багышланган видеоролик трансляцияләнә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль 2024 елның 1 нче мартыннан 7 нче мартына кадәр Сириус федераль территориясендә узачак. Ул 20 мең кешене, шул исәптән 14-18 яшьлек 1 мең баланы берләштерәчәк. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Татарстанны фестивальдә 250 катнашучы һәм 120 волонтер тәкъдим итәчәк.