В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган 14 уңайлы аудиториядә үткәрелә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Казан федераль университетының педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру үзәгендә капиталь ремонт тәмамланды. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырылган эшләр нәтиҗәләрен бәяләде. Аның белән бергә объектка шәһәр Мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.
Үзәк 2020 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү үзәге мәйданчыгында булдырылган. Аны 1962 елда төзелгән бинада ачканнар.
Дәресләр 14 уңайлы аудиториядә кирәкле җиһазлар белән үткәрелә. Утыру урыннарының гомуми саны 450, шулай ук 28 торак бүлмә бар. 2020-2023 елларда бинада капиталь ремонт үткәрелгән.
Үзәктә берничә юнәлеш буенча педагоглар әзерлиләр, төп бурыч – республиканың гомуми белем бирү системасының конкурентлыкка сәләтлелеген саклау. Ел саен 8 меңгә якын педагог үз квалификациясен күтәрә.
Рөстәм Миңнеханов укытучылар белән аралашты, мәктәпкәчә белем бирү, укучылар һәм финанс грамоталылыгы кабинетларын, лекцияләр залын һәм башка биналарны карады, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.