В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерү 15 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Казанда яшәүчеләр йорт түбәләреннән кар чистарту, ишегалды территорияләрен һәм балалар мәйданчыкларын чистарту буенча идарәче оешмаларның эшен мониторинглауда катнаша ала. Тикшерүне ТР ТКХ өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге үткәрә.
Оешма белгечләре ТР башкаласының кайбер ишегалларын һәм күпфатирлы йортларның түбәләрен тикшерәчәкләр. Мониторинг нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә башкарылган эшләргә бәя биреләчәк.
Тикшерү бүген башлана һәм 15 нче мартка кадәр дәвам итә. Теләүчеләр сылтама буенча сораштыру уза ала, дип хәбәр итә ТР ТКХ өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәгенең матбугат хезмәте.