Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2025, 16:02

Быел Казанның Авиатөзелеш районында башлангыч хәрби әзерлек үзәге ачылачак

60 нчы мәктәп базасындага яңа оешмага 9 – 11 нче сыйныф укучылары йөри алачак

Казанның Авиатөзелеш районының 60 нчы мәктәбе базасында быел башлангыч хәрби әзерлек үзәге ачылачак. Казанда мондый беренче оешмага 9 – 11 сыйныф укучылары йөри алачак. Үзәкне төзү планнары турында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә хәбәр итте.

«Ватанны саклаучылар елында без 60 нчы мәктәп базасында патриотик үзәк ачарга планлаштырабыз. Мәктәп инде хәрби-патриотик чаралар өчен шәһәр һәм республика мәйданчыгы булып тора, тәҗрибәгә һәм командага ия», – дип яңа үзәк өчен урын сайлавын аңлатты Илсур Метшин.

Патриотик үзәк мәктәп белән янәшә 194 кв.м мәйданлы хуҗалык блогы бинасында ачарга планлаштыра.  Хәзер ул авария хәлендә. Үзәк булдыру башка уку максатлары өчен ОБЖ кабинетларын азат итәргә, мәктәптә бер сменалы укытуны саклап калырга, хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр үткәрү мөмкинлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

60 нчы мәктәп хәрби-патриотик чаралар өчен шәһәр һәм республика мәйданчыгы булып тора. Мәктәп базасында Хәрби Дан залы, Юнармия отряды эшли. Ел саен хәрби-патриотик тематика буенча район һәм шәһәр ярышлары уза.

230 кв.м мәйданны биләгән ОБЖ кабинетларында хәрби хезмәт нигезләре буенча белемне 60 нчы мәктәп укучылары гына түгел, шәһәрнең башка оешмаларыннан 1,5 мең өлкән сыйныф укучысы да ала. Белем бирү программасының төп юнәлешләре арасында: тактик, ут, медицина һәм төзелеш әзерлекләре, шулай ук гражданнар оборонасы һәм БПЛА идарәсе.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе
Видеорепортаж
20.02.2025 17:52
Илсур Метшин дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә еллык хисап белән чыгыш ясады
Барлык яңалыклар