Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2025, 09:41

Казанның кризислы йөклелек үзәге 116 хатын-кызга сабыйларын саклап калырга ярдәм иткән

Бүген «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагында 71 хатын-кыз исәпләнә

Марат Мөгыйнов фотосы

Бу елны Медицина университеты клиникасы каршындагы Республика кризислы йөклелек үзәгенә ярдәм сорап 163 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Шуларның 116 сы, йөклелекне өзмичә, сабыйларын саклап калган.

Республика үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган пациентлар йөкле вакытта да, бала тапканнан соң да тулы комплекслы тиешле тикшеренүләр уза ала. Булачак әниләр һәм бала табучы хатын-кызлар өчен психолог, акушер-гинеколог, эндокринолог, гематолог, уролог, УЗИ һәм рентген кабинетлары, шулай ук процедура кабинеты эшли.

Беренче тапкыр кабул иткәндә табиблар хатын-кызларны аборттан соң була торган авырлыклар турында кисәтә, юристлар һәм социаль хезмәткәрләр ана булу мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча ярдәм күрсәтә.

Бу елны үзәккә 163 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, шуларның 116 сы йөклелекне өзмичә, сабыйларын саклап калган һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагында тора.

«Игелекле Казан» үз канаты астындагыларны ярдәмнән ташламый. Йөкле яки күптән түгел генә бала тапкан хатын-кызлар белән беррәттән, чыннан да игътибарга мохтаҗ булган гаиләләргә тулысынча ярдәм итәбез. Безнең эш авырлыклар алдында калган хатын-кызларга үзләрен ялгыз хис итмәскә мөмкинлек бирә. Алар нинди генә ярдәм кирәк булган очракта да – матди булсынмы, кием яки азык-төлекме – кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлыйлар», - дип сөйләде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

Бүген оешма белгечләре йөклелекне саклап калырга теләгән 71 хатын-кызга ярдәм күрсәтә, 45 е – тормыш шартларын яхшырткан. Әниләргә бала туганнан алып балалар бакчасына кергәнчегә кадәр ярдәм күрсәтәләр. Хатын-кызлар бала тудыру йортыннан чыкканда бала карау өчен кирәкле әйберләр һәм гигиена чаралары ала, шулай ук аларга коляска, карават һәм балалар өчен туклану ризыклары бирелә.

Исегезгә төшерәбез, кризислы йөклелек үзәге сынау проекты буларак Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән 2023 елның августыннан эшли башлады. Үзәк узган елның гыйнварында Казанда Медицина университеты клиникасы базасында ачылган иде. Узган ел үзәк ярдәмендә 305 хатын-кызның 87 се йөклелекне өзмичә, сабыйларын саклап калган.

Барлык яңалыклар