В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Басу»да көн саен 500 тирәсе кеше шөгыльләнә алачак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казанның Киров районында Күзәмәт бистәсендә «Басу» Һөнәри, яшүсмерләр һәм балалар гольфын үстерү үзәге төзелә. Ул шәһәр халкына спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше дәресләренә кушылырга ярдәм итәчәк, шулай ук булачак спортчылар өчен старт мәйданчыгы булачак, алар заманча технологияләр ярдәмендә ел буе шөгыльләнә алачак.
Кыр балалар һәм яшүсмерләр гольфын үстерү өчен җайлаштырылачак, дип сөйләде спорт министры Владимир Леонов төзелеш мәйданчыгына матбугат туры вакытында журналистларга. Ул искәрткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда бер генә гольф-клуб бар, Югары Ослан районында. « «Зөя калкулыгы»нда кыр катлаулырак, гольф дәресләрен монда башлау уңайлы булачак», – дип билгеләп үтте министр.
«Басу» кырының гомуми мәйданы, аның сүзләренчә, 73 гектар чамасы тәшкил итәчәк. Гольф-кырларда 18 тишек булыр дип планлаштырыла. Үзәк 50 һәм 60 кешелек ике чишенү бүлмәсе, 25 урынлык теоретик әзерлек һәм тренажер залы белән җиһазландырылачак. Көн саен үзәк 500 кеше кабул итә алачак.
Моннан тыш, төзелеш процессында бүгенге буш территория төзекләндереләчәк – монда 2,5 мең тирәсе агач һәм куак утыртылачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Басу»ның үзенчәлеге кышкы вакытта һәм начар һава торышы шартларында күнегү процессын өзмәү мөмкинлеген тәэмин итүче ел әйләнәсе эшләүче ике гольф-симулятор булачак. Алар ябык зонада урнашачак.
Актив яшәү рәвешенә җәлеп итүдән тыш, гольф үзәге төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыруда роль уйнаячак, дип ышана В.Леонов. «Зөя калкулыклары» гольф-клубы ел саен халыкара, бөтенроссия һәм республика әһәмиятендәге турнирларны кабул итә, шуңа күрә яңа үзәк төзү республикага тагын да күбрәк спортчылар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.