Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.01.2018, 17:01

Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк Казанда әкият терапиясе буенча дәресләр оештыра

Яңа социаль проект “Подросток” клубы нигезендә “Зәкят” фонды тарафыннан оештырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Тегү, бию, әкият һәм музыка терапиясе буенча дәресләр Казанда, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәктә үтә. Яңа социаль проектны “Подросток” яшүсмерләр клубы (Годовиков ур., 16) нигезендә “Зәкят” хәйрия вонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк 8 гыйнварда ачылды, анда даими рәвештә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен дәресләр үтә. Мәсәлән, педагог балаларга декоратив-гамәли иҗатка өйрәткәндә, фитнес буенча тренер аларның ата-аналары белән эшли. Гаиләләр психолог консультациясе ала ала, киләчәктә массаж курсларын оештыру планлаштырыла.

Киңәш алырга яисә дәресләргә дини ышануларына карамастан теләсә кайсы гаилә языла ала. Дәресләр бушлай уздырыла. Проект РФ Президенты гшранты ярдәмендә “Подросток” яшүсмерләр клублары берләшмәсе һәм “Забота” инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән тормышка ашырыла.

Искәртергә кирәк, “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты партнеры булып тора.

Барлык яңалыклар

Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк Казанда әкият терапиясе буенча дәресләр оештыра

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Тегү, бию, әкият һәм музыка терапиясе буенча дәресләр Казанда, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәктә үтә. Яңа социаль проектны “Подросток” яшүсмерләр клубы (Годовиков ур., 16) нигезендә “Зәкят” хәйрия вонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. </p> <p> Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк 8 гыйнварда ачылды, анда даими рәвештә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен дәресләр үтә. Мәсәлән, педагог балаларга декоратив-гамәли иҗатка өйрәткәндә, фитнес буенча тренер аларның ата-аналары белән эшли. Гаиләләр психолог консультациясе ала ала, киләчәктә массаж курсларын оештыру планлаштырыла. </p> <p> Киңәш алырга яисә дәресләргә дини ышануларына карамастан теләсә кайсы гаилә языла ала. Дәресләр бушлай уздырыла. Проект РФ Президенты гшранты ярдәмендә “Подросток” яшүсмерләр клублары берләшмәсе һәм “Забота” инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән тормышка ашырыла. </p> <p> Искәртергә кирәк, “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты партнеры булып тора. </p>