Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2019, 10:00

"Игелекле Казан" проекты кысаларында ятим балаларны һәм инвалидларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

Түгәрәк өстәл утырышында хәйрия фондлары һәм гражданнарны эшкә урнаштыруга ярдәм итүче оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Алена Мирошниченко). Хәйрия фондлары һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар карамагындагыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында "Игелекле Казан" проекты кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышында фикер алыштылар. Гайдар ис. Яшьләр үзәгендә очрашуда Казан Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Татарстан башкаласының хәйрия фондлары, гражданнарны эшкә урнаштыруга ярдәм итүче оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.

Очрашу барышында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, инвалид балаларның ата-аналарын, күп балалы гаиләләрнең ата-аналарын эш белән тәэмин итү һәм профориентацияләү мәсьәләләре күтәрелде.

Казанда интернатлардан балаларны эшкә урнаштыру тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, "Ак барс созидание" Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева 2017 елдан гамәлгә ашырыла торган "Корпоратив остазлык" проекты турында сөйләде. "Безнең төп бурыч – балаларга киләчәктә үзләрен табарга ярдәм итү. Күп кенә хезмәттәшләребез ятим балаларның кая укырга керергә теләүләре турындагы сорауга бер үк җавап бирүләре проблемасы белән очрашты: "Кая җибәрәләр һәм тулай торак булган урыннарга". Казан өчен бу проблема актуаль, гәрчә бездә инфраструктура бик үсеш алган булса да", - дип сөйләде ул.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен, фонд ятим өлкән сыйныф укучылары практика үткән оешмаларның корпоратив остазлары ярдәме белән профориентация чаралары үткәрә башлады. Казан предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләре балаларга әңгәмә ничек узулары, эшкә кабул итү өчен нинди документлар кирәклеге, моңа игътибар итү мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң балаларны эшкә урнаштырдылар, анда һәркемгә яңа коллективка керергә һәм үзләрен җитештерү дисциплинасына өйрәтергә туры килде. Юл дәвамында аларга беркетелгән корпоратив остазлар ярдәм итте. "Балалар алган тәҗрибәдән канәгать калды", - дип ассызыклады А.Вәлиева. Хәер, проект өстендә эшләгән вакытта ятим балалар һәм эшләүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен вакантлы урыннар җитмәү проблемасы ачыкланган.

Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә эш бирүчеләр инвалидларны эшкә урнаштыруда актив катнашмау фактын билгеләп үттеләр. Учреждение директоры урынбасары Гөлнара Филиппова, әйтик, әлеге категория өчен эш урыннары булдыру өчен республика бюджетыннан акча компенсацияләнә, дип ассызыклады. Әйтик, 2018 елда Казанның эш бирүчеләренә 22 эш урыны өчен 1,5 млн сумлык җиһазлар компенсацияләнгән. Спикер эш бирүчеләргә субсидияләр һәм грантлар бирү хисабына инвалидларга һәм ятим балаларга вакантлы урыннары булдыруга өстәмә стимул бирергә тәкъдим итте.

Гомумән алганда, Г.Филиппова ел саен мәшгульлек үзәгенә эш эзләү максатыннан 1000-нән артык мөмкинлекләре чикләнгән граждан мөрәҗәгать итүен, аларның 50% артыгы эшкә урнашуын әйтте. "Без инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрәбез: алар өчен эш урыннары булдырабыз, вакытлыча эшкә урнашуны тәэмин итәбез, һөнәри белем бирү, һөнәри юнәлеш бирү, вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәбез, җитештерү шартларына җайлашуда психологик ярдәм күрсәтәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Шул ук максатны "Син безгә кирәк!" кадрлар менеджменты ассоциациясе проекты күз уңында тота. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга аның турында берләшмә җитәкчесе Светлана Ганиева сөйләде. Инклюзив белем бирү учреждениеләренә проект кысаларында балаларны төрле эш юнәлешләре белән таныштыручы эш бирүчеләр чакырыла. "Чиксез мөмкинлекләре" булган иң уңышлы һәм перспективалы балалар һөнәри белем бирү курслары уза һәм эшкә урнаша ала. Алар төрле һөнәрләрне үзләштерәләр, шулай ук "Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионатында катнашалар. Узган ел чемпионатта катнашкан Татарстан спортчылары өченче урынны алды һәм 19 медаль яулады", - дип хәбәр итте С.Ганиева.

Хәер, компания җитәкчесе Ассоциациядә торучы 250 баланың бүгенге көндә үзләрен профессиядә 8% гына, 27% - потенциаль ялланган хезмәткәрләр, әмма төп массасы – хезмәт эшчәнлеген башлау өчен социаль адаптациягә мохтаҗ кешеләр, дип билгеләп үтте. "Без бу мәсьәләгә индивидуаль якын киләбез. Мәсәлән, без 50-гә якын баланы стартапларын гамәлгә ашыру өчен "Эшкуарлык фабрикасына" җибәрәбез. Бүген яшьләрнең идеяләре бик күп!" - дип ассызыклады ул.

Яшүсмерләрне, шул исәптән инвалидлыклары белән дә, һөнәрләр, социаль һәм хезмәт җайлаштыру буенча проектларны шулай ук "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды, "Я – ДоброТворец" АКБО, "Солнце внутри" фонды гамәлгә ашыра. Оешмалар балаларга үзләренең тормышын багышлый алырлык һәм лаеклы хезмәт хакы алырга ярдәм итәчәк әйберләрне табарга ярдәм итә.

HeadHunter компанияләр төркеме шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның ата-аналарына һәм күп балалы гаиләләрдәге ата-аналарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтә. Бу хакта Казан филиалының әйдәп баручы белгече Гөлнара Хәйсарова сөйләде. "Татарстан Республикасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр булу җәһәтеннән иң ачыкларның берсе", - диде ул. Күбрәк һәм ешрак бу категория гражданнарны IT-өлкәдә, шулай ук сату өлкәсендә эшкә алалар. Моннан тыш, эш бирүчеләрнең 51% көн буе балалары белән үткәрергә мәҗбүр булган ата-аналар өчен бик уңайлы эшләү мөмкинлеген бирергә әзер. "Аларга колл-үзәк операторың, администратор һәм сату буенча менеджер вакансияләре тәкъдим ителергә мөмкин", - дип билгеләп үтте ул.

Утырыш кысаларында узган фикер алышу җанлы һәм актив булып чыкты. Хәйрия фондлары вәкилләре тәҗрибә уртаклаша алдылар, ә гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итүче эш бирүчеләр һәм оешмалар үзләренә ярдәм итә ала торган өлкә һәм үсеш нокталарын билгеләделәр.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар