В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында ике троллейбус депосы эшли
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Агымдагы елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Казан троллейбуслары хезмәтләреннән 20 962 294 кеше файдаланган. Мондый мәгълүматны «Метроэлектротранс» МУП китерә.
«Казанда троллейбус хәрәкәте бүгенге көндә – 10 маршрутка хезмәт күрсәтүче ике троллейбус депосы. Көн саен линиягә 145 берәмлек «Тролза», «Авангард», «Мегаполис» маркалы күчмә состав һәм яңа буын МАЗ-303Т22 троллейбуслары чыга», - диелә хәбәрдә.
ТР башкаласында беренче троллейбус маршруты 75 ел элек эшли башлаган. Унбер километр озынлыктагы маршрут алты тукталыштан торган.