В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел белән чагыштырганда күрсәткеч 4 процентка арткан
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында гыйнвардан октябрьгә кадәр троллейбуслардан 21 миллионнан артык пассажир файдаланган. Пассажирлар агымы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4% ка арткан, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Шулай ук предприятиенең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, 10 ай нәтиҗәләре буенча Казан трамвайларында 13 миллион кеше йөргән. Күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 0,4% ка кимрәк.
Хәзерге вакытта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе балансында 107 хәрәкәт составы булган бер трамвай депосы (шуларның 24е – өч секцияле) һәм 185 транспорт берәмлеге булган ике троллейбус паркы бар.
Казанда гомуми озынлыгы 240,5 чакрым булган 9 трамвай маршруты һәм 267,9 чакрым озынлыктагы 11 троллейбус маршруты эшләнгән.