Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2022, 14:03

Өч казанлы «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының финалына узды

Йомгаклау этабында шулай ук Мамадыш, Әлмәт, Буа һәм Чистай вәкилләре чыгыш ясаячак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Казанда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узды. Өч җиңүче һәм ике лауреат билгеләнде, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе.

Шул рәвешле, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенең Казанның Идел буе районы буенча филиалы башлыгы Илдар Мөхәммәтҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең 4 нче «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары Екатерина Папазян һәм Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә җинаять-башкарма инспекция федераль казна учреждениесенең җинаять-хокукый характердагы җәзаларны үтәү һәм башка чаралар куллану бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Саберова җиңүче булды. Өчесе дә конкурс финалына үттеләр.

Моннан тыш, Мамадыш, Әлмәт, Буа һәм Чистайда узачак зона этапларында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар шулай ук финалда чыгыш ясаячаклар.

Авиатөзелеш районының 112 нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләйсән Наруллина һәм Вахитов районының 13 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, география укытучысы Людмила Курилова Казандагы зона этабы лауреатлары булды.

Конкурсантларның күнекмәләрен эксперт жюри әгъзалары бәяләде, алар арасында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар бар иде.

«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда Казаннан 400 дән артык кеше катнашты. Конкурс балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итүгә һәм бу өлкәдә яңа методикалар таратуга юнәлдерелгән.

2009 елда Татарстан Республикасының «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында»гы законы үз көченә керде. Шул вакыттан алып Казанда 600 дән артык шундый белгеч сайлап алынды һәм беркетелде. Хәзерге вакытта шәһәрдә балигъ булмаганнар белән 426 тәрбияче эшли. Кандидатларны сайлау белән балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре шөгыльләнә.

Җәмәгать тәрбиячеләре социаль куркыныч хәлдә калган яисә авыр тормыш ситуациясенә дучар булган балалар белән эшлиләр. Бу спиртлы эчемлекләр кулланган һәм җәмгыять өчен куркыныч булган гамәлләр эшләгән һәм җинаять җаваплылыгына тартыла алмый торган бала булырга мөмкин.

Һәр аерым очракта хокук бозуның характеры, баланың яше, мавыгулары һәм башка үзенчәлекләре исәпкә алына. Җәмәгать тәрбиячеләре бушлай эшлиләр. Мондый белгечләр балалар язмышына битараф булмау, сабыр, мәрхәмәтле булу һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр тудыру сәләте белән аерылып тора.

Барлык яңалыклар