Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2025, 16:54

Бөек татар башкаручысы Илһам Шакиров трибьюты Горький исемендәге паркта узачак

Концертта 40 тан артык башкаручы музыкант чыгыш ясаячак

Казанның Горький исемендәге паркта 5 сентябрьдә күренекле татар башкаручысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган ачык һавада искиткеч концерт була. 40 тан артык музыкант җырчының иң танылган җырларын заманча үзгәрештә башкарачак.

Композитор Юрий Федоров җитәкчелегендәге музыкантлар, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары Шакировның танылган җырларын тәкъдим итәчәк. Бу сакчыл, әмма шул ук вакытта заманча үзгәрештз булачак, ул поп мәдәниятенең төрле стильләрен татар милли көен тирәнтен аңлау белән берләштерәчәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Артистның 14 музыкаль композициясе яңгыраячак, алар арасында төп хитлары: «Ай былбылым», «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары».

Концерт ТАССРның атказанган һәм халык артисты, татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган. Ул үзеннән соң гаять зур мәдәни мирас һәм бөтенхалык мәхәббәтен калдырып, 2019 елда 84 нче яшендә вафат булды.

Трибьютка керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.

Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль келәймәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Барлык яңалыклар