В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге театрларның кайбер спектакльләре күрү сәләте начар булган кешеләр өчен җайлаштырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Грант ярдәмен «Әкият» курчак театры, Г.Камал театры һәм Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Әкият» курчак театрында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен фонд ярдәме белән өч спектакль җайлаштырылачак: «Дисней төшләре», «Бүре һәм җиде кәҗә» һәм «Мырау батыр».
Кариев театрында «Сөннәтче бабай» һәм «Волжская» спектакльләренең тифлопремьералары көтелә, шулай ук алдагы елларда җайлаштырылган «Корт», «Кәҗүл читек», «Шәй-бу! Шәй-бу!» спектакльләре дә куелачак.
Г.Камал театрында «Сәфәр», «Исәнме, улым!» премьера спектакльләре начар күрүчеләр өчен җайлаштырыла. Моннан тыш, элек җайлаштырылган «Сүнгән йолдызлар» һәм «Килмешәк» спектакльләре дә күрсәтеләчәк.
Грант проектларын тормышка ашыру Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы белән берлектә узачак.