Электр уты көндезге сәгатьләрдә бетәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 18-нче мартта Казанның Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнары йортларында вакытлыча электр уты сүндерелә.
8.00-дән 12.00-гә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Сибгат Хәким ур., 43, Чистай ур., 82, 86, Ямашев ур., 51.
8.00-дән 17.00-гә кадәр электр утын Идел буе районы йортларында түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Гарифҗанов урамы, 8, Сыртланова урамы, 8, 16, 18, 20, Җиңү проспекты, 15 корп.1, 2, 3, Авангард, Балашово, Кабан, Аркылы Сормово, Сормово, Төмән, Төмән тыкрыгы, Школьная һәм Восточный бистәсендәге Акчулпан, Вязовая, Милосердие, Механиклар, Таулы урамнары буйлап урнашкан йортларда.
9.00-дан 18.00-гә кадәр утны Совет районының Чабакса бистәсендә түбәндәге адреслар буенча сүндерәләр: Беркутов ур., 1-15, 2-10.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.